news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай автоледие исеме өчен гүзәл затлар көч сынашты

Беренче урынны һәм районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукын муниципаль хезмәткәр Галина Жирнова алды.

Аксубай автоледие исеме өчен гүзәл затлар көч сынашты
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/avtomobil-yrt-belche-khatyn-kyzlar-furgonnar-da-yrt-ala

(Аксубай, 4 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай автоледие исеме өчен гүзәл затлар көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурс сынаулары автодромны узудан башланды, анда автоледилар гаражга керергә, эстакадага менергә, хаталарсыз «габаритный дворик» күнегүен, 90 градуслы ике борылышны үтәргә һәм уң параллель парковка үтәргә тиеш иде. Конкурста катнашучылар конкурсның икенче этабының практик өлешен виртуаль рәвештә автомобиль белән идарә итүләрен исбатлап, гамәли өлешне уздылар.

Өстәвенә, кайберләренең машина йөртү стажы 10 елдан артык. Әйтик, Анастасия Афиногентова җиңел машина гына түгел, фургон да йөртә һәм ерак араларга бара. Катнашучылар белдергәнчә, алар алдында элеккегечә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыру процедурасыннан курку калган. 

Дәүләт автоинпекторы Илшат Сибгатуллин әйткәнчә, автоледилар - тәртипле шоферлар. Ә конкурста катнашучылар беркайчан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегендә булмаган. Алар моны конкурсның төрле номинацияләрендә грамоталар яулап исбатладылар.

Беренче урынны һәм районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукын муниципаль хезмәткәр Галина Жирнова, икенче урынны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре Клавдия Капитонова, өченче урынны эшмәкәр Светлана Кечаева яулады.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Нурлат шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге фонды, ЮХИДИ грамоталар һәм истәлекле бүләкләр һәм ДОСААФ клумбаларында яратып үстерелгән роза чәчәкләре һәм белән бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100