news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайның «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр Биләрдә эко-фермада һәм Изге чишмәдә булды

Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Биләр тәвә кошлары» эко-фермасына кызыклы экскурсия ясадылар һәм Изге чишмәгә бардылар. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Балалар фермада яшәүче төрле хайваннар һәм кошлар белән кызыксынып танышты. Алар янутны, тәвә кошлары Эму һәм Нанданы, дөяләрне, сарыкны һәм зоопаркта яшәүче башка хайваннарны рәхәтләнеп кулдан ашаттылар. Бигрәк тә балаларга декоратив дуңгыз баласы ошады, аны балаларга сыйпарга һәм ашатырга рөхсәт иттеләр.

Балаларның күбесе өчен бу тәвә кошлары һәм дөяләр белән беренче аралашу тәҗрибәсе иде. Балалар хайваннарның ферма территориясе буйлап тыныч кына йөрүләрен кызыксынып күзәтте һәм үзләренең шатлыклы тәэсирләре белән уртаклашты.

Сәяхәтнең соңгы пункты Биләрдәге Изге чишмәгә бару булды. Балалар әйләнә-тирә табигать матурлыгы белән ләззәтләнеп, шифалы чишмә суыннан авыз итте. Мондый танып-белү сәяхәтләре тәрбияләнүчеләрнең күзаллавын арттырып кына калмый, шулай ук аларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә, табигатьне яратырга һәм хайваннар туында кайгыртырга да өйрәтә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot