news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның «Хыял» ансамбле I дәрәҗә Халыкара бәйге лауреаты булып танылды

Аксубайның «Хыял» ансамбле I дәрәҗә Халыкара бәйге лауреаты булып танылды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Санкт-Петербургта ел саен үткәрелә торган «Талантлар җыябыз» бию сәнгатенең ХХVI Халыкара онлайн бәйгесенә йомгак ясалды. «Хыял» ансамбленә «Эстрада-бал биюе» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме нигезле рәвештә бирелде. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

«Хыял» – районда үткәрелгән күп кенә бәйрәм программаларында катнаша, аның чыгышын барасы да көтеп ала һәм һәрвакыт көчле алкышлар белән кабул итә. Якты костюмнар, бию феериясе – Әлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге ансамбльгә хас булганча, барысы да югары дәрәҗәдә.

«Без I һәм II дәрәҗә лауреатларга Гран-при өчен Казанда 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак бәйгенең ябык суперфиналына чакыру алдык инде», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100