news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Түбән Савруш авылы янында ата-бабалар истәлегенә хәтер баганасы урнаштырылды

Аксубайның Түбән Савруш авылы янында ата-бабалар истәлегенә хәтер баганасы урнаштырылды
"Авыл таңнары"

Аксубайның Түбән Савруш авылы янындагы борынгы зират урынында этнографик багана куелды. Бу идеяне туган якны өйрәнүче Владимир Чураков тәкъдим итте. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Ул биш метрлы имән агачыннан эшләнгән, анда крестьяннарның эшчәнлеге, төбәк табигате, чуаш һәм рус телләрендә ата-бабалар истәлегенә хөрмәт күрсәтү турында язулар сурәтләнгән. Өстендә урнаштырылган шарда бердәмлек һәм мәхәббәтне символлаштырган чуваш этник орнаментларын күрергә мөмкин.

1700 еллар башында бу территориядә зират булган. Анда хәзерге Түбән Савруш һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең ата-бабалары җирләнгән.

Владимир Чураков бу урынны тарихи карталар, дәүләт архивлары материаллары буенча тапкан. Аксубай рәссамы – агач остасы Андрей Бикмуллин аның идеясен тормышка ашырган.

–Савруш төбәгенең бай тарихы бар, – дип билгеләп үтте Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Бүгенге көнгә кадәр аның үткәне турында яңа битләр ачыла. Якташыбыз Владимир Чураковның ата-бабалар истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарган эшләре мактауга лаеклы, игелекле эш.

Фото: © «Авыл таңнары»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100