Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайның «Сельская новь» газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова вафат булган
Бүген, 8 ноябрьдә, «Сельская новь» газетасы баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖнең «Аксубай-информ» филиалы җитәкчесе Людмила Жаренова вафат булган. Бу хакта газета сайтында хәбәр ителә.
Журналист медиахолдинг филиалы белән 2018 елның декабреннән җитәкчелек итә. Үлем сәбәбе – онкология авыруы. Жаренова авыру белән озак көрәште, дип ачыклык кертә «Татмедиа» АҖ.
«Людмила Викторовнаның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз», – диелә медиахолдинг хәбәрендә.
«Людмила Жаренова үз эшенең остасы, сайланган һөнәренә, коллективына тугры, гаиләсе, туганнары өчен яраткан кеше иде. Аның китүе – аны якыннан белгән һәркем өчен авыр югалту», - дип билгеләп үтә ул җитәкләгән басма.
Иртәгә иртәнге сәгать 10 да Аксубай бистәсендәге Феодосий Тотемский чиркәвендә хушлашу мәрасиме узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз