news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Киса авылында чик сакчыларына һәйкәл ачылды

Аксубайның Киса авылында чик буе гаскәрләре хәрбиләре һәм ветераннары инициативасы һәм көче белән барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл куелды. Бүген ул Хәрби Дан мемориалының бер өлеше булып тора. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Митингта авыл халкы, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар катнашты.

Символик кызыл тасма киселде, Россия Федерациясе гимны яңгырады, ветеран чик сакчылары мемориаль плитәдән ак япманы төшерде. Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гыйльманов ачты. Ул чик сакчылары ветераннарын бәйрәм белән чын күңелдән котлады, авыл халкына һәйкәл төзүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтенең җайга салынган эшен билгеләп үтте.

Җыелучыларны генерал-майор Анатолий Молоствов, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров, «Ватанга хезмәт итәм» бердәмлеге җитәкчесе Виталий Маркин, Чик сакчылары берлеге җитәкчесе Алексей Бобов, Яңа Аксубай авыл җирлеге буенча чик буе гаскәрләре ветераннары советы рәисе Михаил Федоров җылы сәламләде.

Дошман белән көрәштә гомерләрен биргән герой чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар, обелиск итәгенә чәчәкләр салдылар. Бу көнне иң актив ветеран-чик сакчылары Михаил Федоров, Леонид Петрянкин, Сергей Сулейманкин, Алексей Бобов һәм Алексей Сурков «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтеннән бүләкләр алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100