news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайның Иске Ильдеряк осталары кәгазьдән эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды

Аксубайның Иске Ильдеряк осталары кәгазьдән эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды
"Авыл таңнары"

Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә Аксубайның Иске Ильдеряк мәдәният йортының «Оста куллар» студиясе эшләнмәләре дистәләгән кунакларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Экспозициядә район мәдәният йоты фойесында тәкъдим ителгән күргәзмәдә авыл мәдәният йорты белгечләре Татьяна Зайцева, Елена Пикалова һәм студия дәресләрендә катнашучыларның эшләре куелган иде. Анда өй бизәү, төрле көнкүреш әйберләре, тартмачыклар, вазалар һәм хәтта кәгазьдән ясалган самавыр да бар. Аларның барысы да матурлап, бизәп, тәфсилләп эшләнгән һәм аларның нинди материаллардан ясалганын беркем дә күз алдына китерә алмый.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларга җитештерү технологиясе турында сөйләде, эш өчен әзерләнгән «материаллар»ны күрсәтте. Бу гадәттә иске газеталар. Осталарның уңган куллары, фантазия һәм тырышлык кулланып, аларны чын сәнгать әсәрләренә әверелдергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot