news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның хатын-кыз көрәшчесе Россия чемпионатында Идел буе федераль округын тәкъдим итә

Аксубай көрәшчесе Россия чемпионатында Идел буе федераль округын тәкъдим итәчәк. Район спортчысы Диләрә Латыйпова билбау көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионатында беренче урынны яулады. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Диләрә – районда һәм республикада танылган спортчы. Үзенең спорт юлын ул тренер Александр Скворцов белән башлаган, аннары үзе спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне өйрәткән һәм сайланган спорт төрендә үзен үстерү белән шөгыльләнгән.

Идел буе федераль округының билбау көрәше буенча ярышларында катнашу аңа зур уңыш китерә – ул алтын медаль яулый. Бу җиңү аңа апрельдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионатына юллама биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100