news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районына боз астыннан балык тотарга чакыралар

Чирмешән районына боз астыннан балык тотарга чакыралар
Фото: http://aksubayevo.ru/

15 февральдә Чирмешән районының Күтәмә буасында «Халык балыкчылыгы» боз астыннан балык тоту буенча ачык ярышлар уза. Чарага кыш көне балык тотарга яратучылар чакырыла. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Катнашучыларны бай программа: балык тоту буенча ярышлар, мәдәни-күңел ачу программасы, кайнар чәй, учакта әзерләнгән балыкчы ухасы көтә.

Призлы урыннарны алучы катнашучылар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot