Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайлылар махсус хәрби операция зонасындагы якташларына 3 машина илтеп тапшырды
Аксубай районы халкыннан махсус хәрби операция зонасына тормыш өчен кирәкле йөкнең яңа партиясен алып бардылар. Исәп буенча 38 нче гуманитар ярдәм йөге Курск, Херсон, Луганск, Донецк өлкәләре һәм Запорожьеда якташ хәрбиләргә ярдәм илтү өчен 6 мең километрга якын араны узды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Бу сәфәрнең үзенчәлеге масштаблы техник ярдәм һәм һәр яклаучыга шәхси игътибарны берләштерү булды.
Хәрбиләргә 3 автомобиль – ике УАЗ һәм «җиделе» автомобиле, ике «Урал» мотоциклы, төзелеш материаллары, махсус җиһазлар, 52 маскировка челтәре (гомуми мәйданы 3660 кв.м), 34 исемле посылка (12се хәрбиләрнең әти-әниләреннән, 22се волонтерлардан), 75 комплект «Бәхетле солдатка» посылкасы тапшырылды. Шулай ук волонтерлар инжекторлы генератор, рацияләр һәм паурбанклар, сетка-рабица, җылыту материалы, Аксубай лимонады (200 данә – 0,5 литрлы, 100 данә – 1,5 литрлы) җибәрделәр.
Сәфәрне дүртенче тапкыр район җитәкчесе Алмаз Мингулов шәхсән үзе җитәкләде. Гуманитар ярдәм йөртүчеләре, шулай ук ворлонтерлар кебек үк – кемнең ничәнче тапкыр хәрбиләргә ярдәм алып баруына карамастан, бу бердәм команда. Гуманитар ярдәм йөген кәрван составында Илшат Заһидуллин (5 нче сәфәре), Анатолий Скворцов (26 нчы сәфәре), Флен Зәйнуллин (7 сәфәре), Нияз Җиһангиров (16 нчы сәфәре), Ленар Мингалиев (9 сәфәре), Сергей Ипеев (4 сәфәре) һәм беренче тапкыр баручы йөртүчеләр Айдар Гайнуллин, Марат Гатин һәм Андрей Крайнов бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз