Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайлылар Болгар фестивалендә арт-терапия халык студиясен тәкъдим итә
Аксубайлылар Болгар фестивалендә борынгы һөнәрне тәкъдим итә. Трудолюбово авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре музей-тыюлык территориясендә «Ага-Базар» Идел буе этномәдәни фестивалендә «Борынгы Славутница серләре» арт-терапия халык студиясен тәкъдим итә. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Фестиваль башланды һәм өч көн дәвам итәчәк.
Мәдәни-массакүләм чара урта гасыр ярминкәсен хәтерләтә. Биредә халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан сувенирлар һәм кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга, шулай ук төрле осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин.
Аксубай кул эшләре осталары бәйрәмдә катнашучыларга студия оештыру тарихын сөйләячәк, кулдан эшләнгән курчакларны, тукымадан ясалган бөтиләрне күрсәтергә җыена. Шулай ук Трудолюбово мәдәният йорты хезмәткәрләре кул эшләрен яратучылар белән бушлай осталык дәресләре үткәрәчәкләр, борынгы Славутница серләре белән уртаклашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз