news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайдан яшь баянчы Талантлар университетының профильле сменасында катнашты

Аксубайдан яшь баянчы Талантлар университетының профильле сменасында катнашты
Фото: "Аксубай" газетасы

«Аксубай егетләре» балалар үрнәк ансамблендә катнашучы Глеб Мясников Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган белем бирү проекты – Талантлар университетының профильле сменасына сайлап алуны уңышлы үтте. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Башка 14 яшь музыкант белән бергә Глеб ике атна «Мультипликация һәм дизайн мәктәбе һәм инструменталь ансамбль» оештырган махсус лагерьда булды. Тәҗрибәле педагог, Казан дәүләт консерваториясе доценты Антон Попов җитәкчелегендә балалар яңа музыка техникаларын үзләштергәннәр, башкару осталыгын камилләштергәннәр һәм профессионалдан кыйммәтле киңәшләр алганнар.

Интенсив дәресләрдән тыш, смена программасы җәйге лагерьның уңайлы атмосферасында ял итүне дә үз эченә алган, анда катнашучылар нәтиҗәле эшләп кенә калмаганнар, иҗади энергия дә алган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot