news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайдан мобилизацияләнгәннең әнисенә Рәхмәт хаты җибәргәннәр

Аксубайның Чуаш Енорускиносы авылына Валентина Еремеева исеменә улы Алексей хезмәт итә торган хәрби частьтән хат килде. «Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле Валентина Владимировна, Сезгә рядовой Еремеев Алексей Владимирович хезмәт уза торган хәрби часть командиры яза.

2022 елның декабреннән Алексей махсус хәрби операциядә катнаша. Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларындагы теләсә кайсы хәрби хезмәткәр өчен махсус хәрби операциядә катнашу үз-үзеңне сынау, күрсәтү, чын ир-егет, Ватанны саклаучы булу, дислокация пунктларында, өйрәнү кырларында һәм полигоннарында әзерлек айларында алынган һөнәри осталыкны раслау мөмкинлеге булып тора.

Безнең хәрби часть Украина территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сезнең улыгыз үз Ватанын яклаучы исемен горур йөртә.

Хәрби часть командованиесе рядовой Алексей Еремеев киләчәктә дә иптәшләре өчен үрнәк булыр дип өметләнә. Ул өенә исән-сау, каһарман булып әйләнеп кайтачак. Алексей хәрби бурычны намус һәм абруй белән үти.

Шундый ул үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә!

Ихтирам белән командир вазифаларын вакытлыча башкаручы Р. Ибраһимов», – диелгән хатта.

Күптән түгел Алексей кыска вакытлы ялга кайтты. Ул үзе белем алган мәктәптә укучылар һәм укытучылар белән очрашты, балаларга Ватанны саклаучы булуның мөһимлеге турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100