Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайдан махсус хәрби операция зонасына 1,5 миллион сумлык гуманитар йөк җибәрелде
Аксубай районыннан махсус хәрби операция зонасына 39 нчы тапкыр гуманитар ярдәм йөге илтеп тапшырылды. Ярдәм йөгенең бәясе 1,5 миллион сумнан күбрәк тәшкил иткән. Якташлардан хәрбиләргә бортлы УАЗ автомобиле, «ВАЗ- 2107», ике «Нива», «Газ- 69», ике мотоцикл алып барып тапшырылды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Гуманитар йөк төзелеш материалларыннан һәм инструментлардан алып, махсуслаштырылган коралларга һәм беренчел кирәк-яракларга кадәр киң күләмле әйберләрне үз эченә алган. Район хәрбиләре өчен 30 посылка да җибәрелде.
Бу ярдәмгә мохтаҗ булганнарга битараф калмаучыларның берләшкән тырышлыгы һәм ихлас игелеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Хәрбиләр авыр шартларда ярдәм итәчәк окоп шәмнәрен, маскировкалау челтәрләрен, тубусларны һәм башка мөһим элементларны шатланып кабул иткәннәр.
Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, бу өлеш район халкы, якташлар ярдәме белән мөмкин булды. Һәм һәр сум, һәр инициатива, һәр ярдәм – уртак эшкә мөһим өлеш. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк район халкының бердәмлеге дә, ярдәм итәргә әзер булуы да бәяләп бетергесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз