Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташларына инвалид коляскасы һәм урын-җир илтте
Аксубайда яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташларына посылка, инвалид коляскасы һәм госпиталь өчен урын-җир алып барды. Район халкынан махсус хәрби операция зонасына сигезенче тапкыр гуманитар йөк алып барган ир-егетләр сәфәрнең ничек узуы турында сөйләде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Аларның сафы арткан. Бу юлы гуманитар йөкне бишәүләп алып барганнар. Анда берничә тапкыр булырга өлгергән Анатолий Скворцов һәм Александр Убейкин белән аксубайлылар Нияз Җиһангиров, Владимир Прокопьев, Владимир Казаков та булган. Алар өч машина белән егетләргә адреслы посылка, азык-төлек, камуфляж формалары, буржуйка, инвалид коляскасы, госпиталь өчен кием-салым һәм башка күп нәрсәләр алып барды. Гомумән алганда, йөк өч ярым тоннадан арткан.
«Егетләр безне көткән һәм өйдән килгән посылкаларга шатландылар. Бу юлы без хәтта Донецк юнәлешендә урнашкан яклаучыларыбызда кунакта булдык – чәй эчтек, хәрби тормыш һәм проблемалар турында сөйләштек. Егетләр көннәрнең җылынуына шатлана, җәйге киемнәр алып килүне сорыйлар һәм ярдәм өчен барысына да зур рәхмәт әйттеләр», – дип сөйләде Анатолий Скворцов.
Конвой волонтерларның үтенечләрен дә үтәгән, алар волонтер хатын-кызлар теккән дистәләгән урын-җир комплектларын һәм район халкы җыйган инвалид коляскаларын, костыльләрне, медикаментларны, гигиена чараларын Донецк өлкәсенең көньяк-көнбатышында урнашкан Волноваха шәһәренең район хастаханәсенә тапшырганнар. Әлегә пациентларны кайчандыр зур булган учреждениенең бер генә корпусы кабул итә.
Волонтер егетләребез үз гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтты һәм киләсе сәяхәт турында кайгыртып яши. Хәзер аларны башка юнәлештә көтәләр – анда да махсус хәрби операция зонасына чакырылган якташлар тупланган. Районда ашыгыч рәвештә ярдәм җыю игълан ителде – сугышчыларга тепловизорлар, прицеллар, кронштейннар, футболкалар, җәйге киемнәр кирәк. диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз