news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда яшәүче чувашлар «Эшкә милли чигүле киемнән» акциясендә катнашты

Аксубайда яшәүче чувашлар «Эшкә милли чигүле киемнән» акциясендә катнашты
Фото: https://aksubayevo.ru/

Чувашия Республикасында Чуваш чигүе көне билгеләп үтелгән көнне республикада «Эшкә милли чигүле киемнән» акциясе узды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Аксубай районының актив чувашлары да бу акцияне хуплады һәм эшкә милли киемнән килде. Шул исәптән – Урмандеево авыл җирлеге башлыгы, районның чуваш милли үзәге советы әгъзасы Валерий Николаев, шулай ук Урмандеево авыл китапханәчесе Татьяна Максимова.

Чуваш чигүе – матур мәдәниятнең үзенчәлекле күренеше. Районда яшәүче чувашлар әлеге акциягә үз халкы тарихына, аның традицияләренә һәм мәдәниятенә чиксез хөрмәт хисе белән кушылды. Бу чарада катнашу – тамырларың турында онытмауның, үз телеңне саклауның һәм үстерүнең, милли гореф-гадәтләрне саклауның ничек мөһим булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot