news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда яшәүче аталы-уллы Зәйнуллиннар шахмат буенча республика ярышларында җиңү яулады

Аксубайда яшәүче аталы-уллы Зәйнуллиннар шахмат буенча республика ярышларында җиңү яулады
Фото: Зәйнуллиннар гаиләсе архивыннан

Шахмат буенча гаилә командаларының «Буыннар бәйләнеше» республика ярышларында Аксубайдан аталы-уллы Зәйнуллиннар беренче урынны алды.

Флен Зәйнуллин оста җитәкче, Татарстан Диңгез җыелышы әгъзасы, Аксубай районында диңгезчеләр җыенының тулы вәкаләтле вәкиле буларак билгеле. Ул шулай ук актив шахматчы да, шахмат буенча турнирларда катнаша, интеллектуаль шөгыльгә улы Энгельне дә җәлеп итә. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Гаилә командасы шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының икенче турында катнашты. Әтисе дә, улы да үз номинацияләрендә беренче урыннарны яулады. Җиңүгә ирешкәннәре өчен аларның икесе дә Әлки районында яшьләр сәясәте бүлеге һәм Россия «Пенсионерлар берлеге»нең җирле советы грамоталарына лаек булды.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot