news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды

Аксубайда яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды
Фото: http://aksubayevo.ru/

2024 елда Аксубай районы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга торак бәясенең 35 проценты күләмендә федераль финанслау шартларында түләүсез дәүләт субсидиясе бирү буенча «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк ярдәмче проектында катнашучылар исемлегенә керде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Район Советында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче яшь гаиләләр – Николаевлар һәм Корниловларга торак сатып алуга яисә шәхси йорт төзүгә социаль түләүләр алуга хокук турында таныклыкларны район башлыгы Камил Гыйльманов тапшырды.

«Дәүләт балалы гаиләләргә ярдәм итә. Бу ярдәм бик кирәк, сертификат торак сатып алу яисә йорт төзү чыгымнарын капларга ярдәм итәчәк. Сезнең гаилә өчен ул яңа мөмкинлекләр ачачак, тормыш, балалар тәрбияләү шартларын яхшыртачак. Демография мәсьәләсе бүген аеруча кискен тора. Гаиләләрегез тагын да тулыланыр дип өметләнәбез», – диде ул.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча баш белгече Наталья Садовникова шәрехләгәнчә, «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча чиратта тагын 9 гаилә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100