Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда яңа солдатка алынучылар хөрмәтенә бәйрәм узды
Аксубай район мәдәният йортында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Тантанада катнашучылар өчен район мәдәният йорты фойесында 1нче Аксубай мәктәбенең «Ориент» эзләү отряды күргәзмәсе оештырылды. Эзтабарлар Новгород өлкәсендә Бөек Ватан сугышы барган урыннарда табылган әйберләрне күрсәттеләр. Яшьләргә шулай ук автомат сүтеп-җыюда үз сәләтләрен сынап карарга тәкъдим иттеләр. «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре интерактив атышта катнашырга тәкъдим иттеләр.
2024 елның көзендә хәрби форма кияргә тиешле егетләр белән бергә залга район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре җыелды. Бәйрәмнең рәсми өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.
«Булачак солдатларга чын күңелдән яхшы хезмәт итүләрен телисе килә. Армиядә алган тәҗрибә киләчәктә тыныч тормыш шартларында кирәк булсын өчен», – диде ул.
Алмаз Мингулов өлкән сыйныф укучыларына шулай ук киләчәктә чын Ватанны саклаучылар булуларын теләде.
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов егетләргә игелекле теләкләрен җиткерде. Ватанга хезмәт итүгә дистәләгән еллар багышлаган кеше буларак, запастагы подполковник Рамил Сөләйманов та яңа армиягә алынучыларга үзенең теләкләрен җиткерде. Призывникларга хәрби хезмәткә Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев һәм район мөхтәсибе ярдәмчесе Равил хәзрәт Камалетдинов хәер-фатиха бирде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз