news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда хуҗасыз этләргә ярдәм җыялар

Аксубайда хуҗасыз этләргә ярдәм җыялар
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай үзәк китапханәсе «Игелекле эшләр территориясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Игелеккә булырга» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрә. Акция «Вега» хуҗасыз хайваннар приютына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Хәйрия акциясендә йортсыз хайваннар язмышына битараф булмаган кешеләр катнаша ала.

Дүрт аяклы дусларыбызны асрау өчен теләсә нинди ярдәм мөһим. Бу – мәчеләр һәм этләр өчен азык-төлек продукциясе – арпа, карабодай, солы һәм башка төрле ярмалар; мәчеләр һәм этләр өчен коры һәм консервланган азык; лотоклар өчен тулыландыргычлар, мәчеләр һәм этләр өчен уенчыклар, чүпрәк һәм резина перчаткалар, зур чүп-чар салу пакетлары, чиста торыштагы иске одеяллар һәм чүпрәкләр. Боларның барысы да хайваннарны асрау һәм аларны тәрбияләү өчен кирәк. Приютка финанс ярдәме дә күрсәтергә мөмкин.

Акция 15 февральдән 1 мартка кадәр узачак. Хуҗасыз хайваннарга ярдәмне Аксубай үзәк китапханәсендә җыялар.

news_right_1
news_right_2
news_bot