news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Хәсән Туфан музей-йортында сәнгать күргәзмәсе ачылды

Аксубайның Иске Кармәт авылында танылган татар шагыйре һәм прозаигы Хәсән Туфан музеенда Геннадий Золин картиналары күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Мәдәни чарага сәнгать иҗатын яратучылар, авыл активистлары, укучылар җыелды. Геннадий Золин үзенең иҗаты турында сөйләде, картиналарның барлыкка килү тарихлары, алар өстендә эшләү процессы белән таныштырды. Чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Музей-йорт директоры Тәкъзимә Низамова хезмәттәшлеге өчен авторга рәхмәт белдерде, Грамота тапшырды һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot