Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда Хәсән Туфан музей-йортында Әлфия Нурхәммәтованың иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды
Аксубай районы Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музее йортында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Евразия сәнгать берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәммәтованың иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Экспозициядә картиналар, чигешләр, колаклы чигү техникасында эшләнгән хатын-кызлар баш киемнәре тәкъдим ителгән. Шулай ук шамаил, чигелгән панно. Танылган рәссамның эшләре белән бергә кызы Зөлфиянең иҗат эшләре дә тәкъдим ителгән.
Әлфия Нурхәммәтованың әлеге күргәзмәсе Хәсән Туфан музей-йорты мәйданчыгында Казандагы күргәзмәләрдән соң өч музейда, аннары Буада һәм Чистайда тәкъдим ителә.
Картиналарда Аксубай районы авыллары, мәчетләре, аның иң матур урыннары сурәтләнгән. Аларда туган якка чиксез мәхәббәт сизелә. Казан татарларына хас колаклы чигү техникасында эшләнгән паннолар зур игътибарга лаек – унике ел дәвамында Әлфия Нурхәммәтова сәнгатьнең бу төрен яңарта, безнең мәдәниятне Россиянең башка төбәкләрендә һәм аннан читтә күрсәтә. Шулай ук бу техникада эшләнгән калфаклар, изүләр.
Экспозициядә ул ТР Мәдәният министрлыгының «Өч татар келәме «Креатив лабораториясе» проектында катнашып өйрәнгән яңа технология буенча эшләнгән эш бар. Күргәзмәдә аның беренче йон келәме – уникаль һәм игътибарга лаек эшләнмә тәкъдим ителгән.
«Гаиләмә, әти-әниемә яңа эшләр башкарырга рухландырганнары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук «Таткультресурс үзәге» һәм татар конгрессы хезмәткәрләренә иҗади хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне җиткерәм», – диде Әлфия Нурхәммәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз