news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда Уяв чуваш милли мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр

Аксубайда Уяв чуваш милли мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр
"Авыл таңнары"

Аксубайда Уяв чуваш милли мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Район халкын һәм кунакларын бәйрәм мәйданында кызыклы һәм төрле программа каршы алды.

Бәйрәм театральләштерелгән-хореографик композиция белән башланып китте. Район артистлары, иҗат коллективлары тамашачыларны чуваш телендәге дәртле җырлар белән сөендерде, балалар да, өлкәннәр дә биеде. Тамашачылар Уяв бәйрәменең борынгы – «казык кагу» йоласын кызыксынып күзәтте. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Уяв бәйрәме белән район башлыгы Камил Гилманов барысын да җылы котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Аксубай районы – республиканың иң күп милләтле районнарының берсе.

«Без барыбыз да бердәм, бер зур һәм тату гаилә кебек яшибез. Бүгенге бәйрәмдә чуваш халкының күңеленең матурлыкка, бердәмлеккә, хезмәт сөючәнлеккә, әйләнә-тирә дөньяга һәм кунакчыллыкка, туган як мәдәниятенә сак карашка омтылуын гәүдәләндерә. Район халкын үз тамырлары турында истә тотарга чакырам. Чөнки гореф-гадәтләрдән башка бер генә халык та, бер генә милләт тә яши алмый», – диде Камил Гилманов. 

Чуваш мәдәнияте үсешенә өлеш керткән аксубайлылар район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Традиция буенча котлаулардан соң барысы да зур әйлән-бәйләнгә җыелды. Чуваш, татар һәм рус кешеләре бергә кулга-кул тотынып халык җырларын башкарып, дәрәҗәле традицион адым белән акрын гына түгәрәк ясап атлады. Дуслык һәм бердәмлек әйлән-бәйләне беркемне дә битараф калдырмады.

Мәйданда шулай ук чуваш традицион чигү үрнәкләре һәм орнаменты белән бизәлгән күпсанлы интерактив мәйданчыклар оештырылган иде. Биләмәләрдә милли ризыклар белән сыйландылар, чуваш халкының көнкүреш һәм тормыш үзенчәлекләре белән таныштылар. Фольклор коллективлары халык җырларын, күңелле такмакларны башкарды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100