Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Укытучылар көне бәйрәмендә күкрәк билгесе белән бүләкләделәр
Аксубайда Укытучылар көнен бәйрәм иттеләр. Район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Чарада катнашучылар бу вакытта Казанда мөһим чарада булган район башлыгы Алмаз Мингуловның видеокотлавын карадылар. Укытучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев котлады.
«Бу бәйрәм – Сезне котлау һәм беренче остазларыбызны һәм яраткан укытучыларыбызны искә алу өчен менә дигән сәбәп. Сезнең хезмәтегез бик катлаулы һәм мөһим, нәкъ менә сез балаларга тормышта уңышлы шәхесләр булу өчен кирәкле белем бирәсез. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә район укучылары төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында зур уңышларга ирештеләр», – диде ул.
Ул педагогларга сабырлыклары, зирәклекләре һәм балаларга чиксез мәхәббәтләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина хезмәттәшләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Көчле алкышлар белән бүләкләү тантанасы булды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәгарифкә керткән зур өлешләре өчен педагогларга Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» ведомство бүләкләрен һәм «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз