news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда туып-үскән Рушания Низамова якташы Нәҗип Думави турында китап язган

Аксубайда туып-үскән Рушания Низамованың Нәҗип Думави иҗаты һәм тормышы турында «Су юлында» дигән яңа китабы дөнья күрде.

19 майда танылган татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Нәҗип Думавиның (Нәҗип Тахтамышев) тууына 140 ел тула. Бу көнгә журналист, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Рушания Низамова үз якташына багышланган китап бастырды. Бу хакта «Аксубай» сайтында хәбәр ителә.

Автор танылган әдәбиятчының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли, китапта аның шигырьләре дә урын алган. Шулай ук монда Думави тормышы һәм эшчәнлеге, аның туганнары һәм якын кешеләре белән бәйле тарихи фотосурәтләрне дә күрергә мөмкин. Китапка иллюстрацияләрне Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмәтова әзерләгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100