Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда туган якны өйрәнүче урман хуҗалыгына тарихи карталар тапшырды
Аксубайның туган якны өйрәнүчесе урман хуҗалыгына тарихи карталар тапшырды. Владимир Чураков Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухинга 1921 елгы Чабаксар участогының кварталлар өлеше картасын бирде. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Районда туып үскән Владимир Чураков туган ягыбызның үткәненә зур кызыксыну белән карый һәм дәүләт архивларыннан район өчен тарихи кыйммәткә ия булган документларны эзләп таба. Бу юлы да ул, бүген машиналарда йөзләрчә кеше уза торган Чабаксар участок урманчылыгының «Кармәт урманы» дип аталган өлешенең үткән вакыйгаларына кагылышлы карталарын һәм белешмәләрен эзләп тапкан.
Очрашу редакциядә узды. Урманчы һәм туган якны өйрәнүче архив документларын кызыксынып карадылар. Аларны кварталларның хәзерге урыннары белән чагыштырдылар.
«Аксубай урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. 1921 елда урманчылык булган. Сүз «Кече Акташ аланы» турында бара. Ул вакытта Кече Акташ бистәсе булмаган әле, ә җирлек нәкъ шулай аталган», – диде Андрей Ильмухин.
Бик кызыклы тарихи фактлар. Җентекләп өйрәнгәндә, безнең төбәк тарихының яңа битләре ачыла бара, – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз