news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда «Тере классика» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре ачыкланды

Аксубайның В.Г.Тимирясов исемендәге урта мәктәбе мәйданчыгында яшь шигырь укучыларның район бәйгесе узды. Ел саен «Тере классика» фонды тарафыннан оештырыла торган Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында мәктәп этабында җиңүчеләр катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Бәйгене ачканда район мәгариф бүлеге методисты Наталья Мулеева билгеләп үткәнчә, бу укырга яраткан һәм сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган 5-11 сыйныф укучылары.

Яраткан әсәрләреннән өзекләрне сөйләгән бәйгедә катнашучыларның чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде. Аның составында ветеран педагоглар да бар иде.

Әсәрне сайлап алу өчен Бәйге сайтында басылган әсәрләр исемлегеннән файдаланырга яисә сайланган текстны укырга мөмкин иде.

Укучылар прозаны яттан сөйләделәр һәм моны шундый илһамлы итеп тәкъдим иттеләр ки, хәтта тыңлаучы үзен әсәр герое белән янәшәдә, аның эчке дөньясын тоя кебек хис итте.

Җиңүчеләр турында монда белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100