Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Татарстанның яшь хоккейчылары ярышты
Аксубайдагы үзәк шугалакта ике көн дәвамында 2026 ел сезонында «Алтын алка» яшь хоккейчылар Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал матчлары узды. Бу хакта «Аксубай» сайты хәбәр итә.
Анда Татарстанның төрле районнарыннан 2011–2012 елгы спортчылар катнашты.
Җанатарлар республиканың иң яхшы хоккейчылары уеннарын тын да алмый карадылар. Көчле көрәшләр күпсанлы якты эмоцияләр һәм күңелле мизгелләр бүләк итте.
Ярышлар бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Район башлыгы Алмаз Мингулов катнашучыларны җылы сәламләде һәм теләкләрен җиткерде:
«Сезгә яңа спорт уңышлары, нык сәламәтлек һәм якты җиңүләр телим! Спорт ихтыярны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә һәм коллективны берләштерә. Оештыручыларга ярышлар өчен рәхмәт!» – диде ул.
Алтын медальләрне һәм төп кубокны Балтач районы командасы яулады, көмеш медальләр – Яңа Чишмә районы хоккейчыларына, бронза медальләр Тәтеш районы спортчыларына тапшырылды. Хөкемдарлар коллегиясе финалның иң яхшы уенчыларын билгеләп үтте. Алар арасында – Аксубайдан иң яхшы капкачы Лев Кондратьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз