Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда Татарстан мөфтие урынбасарының күп балалы гаиләсе сайлауларда тавыш бирде
Бүген Аксубай район үзәгендә Россия Президентын сайлауларда Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, аның тормыш иптәше Гөлия һәм күп балалы гаиләнең башка әгъзалары тавыш бирде. Бу хакта «Сельская новь» җирле газетасы яза.
Тавыш бирүдә ун әгъзалы Зөфәровлар гаиләсенең җидесе катнашты. Өлкән уллары Хөсәен белән Хәсән әти-әниләре белән бергә тавыш бирде.
Газета билгеләп үткәнчә, Зөфәровлар гаиләсен һәрвакытта актив гражданлык позициясе аерып торган. Россия Федерациясе Президентын сайлауның беренче көнендә дә алар иртәннән үк беренчеләрдән булып сайлау участогына килгән.
«Бүгенге көн безнең гаилә өчен, башка гаиләләр өчен, Россия гражданнары өчен мөһим. Без Президентыбызны, илебез башлыгын, Ватаныбыз башлыгын сайлыйбыз. Без илебезнең алга таба атлавын һәм традицион кыйммәтләребезнең Аллаһ Тәгаләнең рәхим-шәфкате булуын таныйбыз. Бу безнең бурычыбыз, хокукыбыз. Бу көн хәерле булсын!» - дип белдерде Равил хәзрәт.
Мөфти урынбасары шулай ук дин кардәшләрен һәм район халкын сайлау участокларына килеп үз тавышларын бирергә чакырды.
15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз