news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда социаль хезмәт күрсәтү үзәге 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыена

Аксубайда социаль хезмәт күрсәтү үзәге 25 еллыгын билгеләп үтәргә җыена
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубайда «Нежность» социаль үзәге ачылган көннән алып чирек гасыр вакыт узган. 1 июльдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында язалар.

Бүген «Нежность»та район халкына социаль хезмәтләрнең барлык спекторын тәкъдим итүче 85 хезмәткәр эшли. Әлбәттә, бу беренче чиратта ветераннарга, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү.

«Узган еллар тәҗрибәсеннән иң яхшыларын гына саклап калып, бүген без социаль ярдәмне адреслырак итәргә тырышабыз. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең психологик һәм юридик проблемаларын хәл итә. Яшүсмерләр өчен «Тигез мөмкинлекләр йорты», «Бармак очларында хезмәт», «Без – бергә» клублары эшли», – дип сөйләде учреждение җитәкчесе Тәнзилә Габдрахманова.

Тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләргә һәм физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга сәламәтлекне кайгырту һәм физик активлыкны күтәрү юлы белән тормыш өчен мөһим булган ихтыяҗларны мөстәкыйль тормышка ашырырга ярдәм итәләр.

Директор сүзләренчә, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтүгә караш үзгәргән. «Тәрбия мәктәбе» проекты кысаларында авыр чирлеләрне карау һәм аларга психологик ярдәм күрсәтү буенча һөнәри белемнәр бирелә.

«Социаль хезмәткәр үз эшенең остасы гына түгел, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен тугандай якын кеше, аларның таянычы да, – ди Тәнзилә Әхмәтгалим кызы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100