Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Россия Кораллы көчләре офицеры истәлегенә футбол турниры булды
Аксубай районы «Яшьлек» универсаль спорт залында Россия Кораллы көчләре офицеры, Аксубай хәрбие Фәнил Исхаков истәлегенә футбол турниры үткәрелде. Бу хакта «Аксубай» газетасы хәбәр итте.
Ярышлар Казан, Чистай, Бөгелмә, Әлмәт, Нурлат һәм Аксубайдан килгән яшь спортчыларны берләштергән. Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов сәламләгән.
Офицерның апасы Флүзә Канская барысына да энесенең истәлеген саклаулары өчен рәхмәт белдергән.
Ярышлар нәтиҗәсендә Чистайның «Хезмәт» командасы җиңү яулаган. Көмеш призны Нурлаттан «Факел» футболчылары алган. Бронзага мәйданчык хуҗалары – спорт мәктәбенең «Аксу» командасы ия булган.
Судьялар оллегиясе турнирның иң яхшы уенчыларын аерым бүләкләгән. Аксубайлылар арасында иң яхшы капкачы итеп Арсений Федоров («Аксу») танылган. Тамашачылар призына Алексей Убейкин лаек булган.
Бүләкләү тантанасы җылы һәм дулкынландыргыч атмосферада узган. Оештыручылар белән бергә бүләкләрне офицерның тол хатыны Лилия Исхакова тапшырган.
Ярышларны Фәнил Исхаковның дуслары һәм якыннары, аның белән бергә укыган, дус булган һәм бергә футбол уйнаган кешеләр оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз