Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Россия әләмен күтәрделәр һәм бәйрәм чаралары үткәрделәр
Аксубай үзәгендә Россия көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Кичә иртәнге 9да вакыйгалар өченче мәктәп каршында башланып китте. Мәктәп каршындагы мәйданда район мәктәпләре укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре сафка тезелеп басты. Котлау, сәламләү сүзләре яңгырады, чыгыш ясаучылар әлеге бәйрәмнең һәр граждан өчен әһәмиятле булуы турында сөйләде. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Россия Федерациясе гимны яңгырады, Россия әләме күтәрелде.
Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.
«Россия көне – безнең илдә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге көне. Бу Ватаныбыз хакына, республикабыз һәм туган ягыбыз үсешенә хезмәт итүчеләр бәйрәме. Барыгызны да Россия көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, укуда һәм хезмәттә уңышлар, яңа казанышлар, күтәренке рух телим!», – диде ул.
Өченче мәктәп каршындагы чара Балалар паркында дәвам иткән зур программаның бер өлеше булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз