Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда пленэрда Чаллы яшь рәссамнары катнашты
Аксубайда районына «Милли колорит» иҗат проекты кысаларында бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган «Туган як киңлекләре» дип аталган биш көнлек пленэрга Чаллының 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары килде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайты хәбәр итә.
Аларны сәфәрдә Халыкара педагог-рәссамнар берлеге рәисе Гүзәл Шәрәфетдинова, укытучы-рәссам Анна Куликова озатып йөри.
Пленэрда катнашучылар зур кызыксыну белән балалар сәнгать мәктәбендә булды. Мәктәпнең сәнгать бүлеге укытучысы Кристина Серкова кунаклар белән «Җиңү балалары» темасы буенча осталык дәресе үткәрде. Эшләр Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Бу көнне кунаклар Бикмуллиннарның гаилә остаханәсендә булдылар, хуҗалар белән сөйләшеп, аларның эшчәнлек юнәлешләре белән кызыксындылар. Ә аннары Аксубай читендәге матур почмакны сайлап, этюдникларын җәйделәр.
Яшь рәссамнар шулай ук яр буе буйлап йөрде, Аксубай пейзажы белән хозурланды, универсаль технологияләр техникумы белән танышты. Алда аларны Аксубайга сәяхәтнең бай программасы көтә. Шул исәптән район һәм туган як музеенда безнең төбәк тарихы белән танышу да. Чаллы кунаклары Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә Чистайда «Кичке Кама» пленэр-бәйгедә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз