news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда оныгын тәрбияләгән бабасына часть командиры рәхмәт белдергән

Аксубайда хәрби хезмәткәр Абделрәхим Бәшәровның бабасы исеменә оныгы хезмәт иткән командованиедән Рәхмәт хаты килде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

2022 елның июнь иртәсендә Аксубайдан Абделрәхим Бәшәровны армиягә тантаналы төстә озаттылар. Ул көнне Татарстан хәрби комиссариатының җыелу пунктына ике егет китте. Район җитәкчесе, хәрби комиссар, «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының сугышчы-ветераннары булачак солдатларга намуслы хезмәт теләде.

Абделрәхим коры җир гаскәрләренә эләккән, Мәскәү өлкәсенең Нарофоминск районында хезмәт иткән. Егет сынатмый. Озатучыларның үгет-нәсихәтләрен үти. Командование егетнең тырышлыгын бәяли. Хәрби частьтән Абделрәхимнә тәрбияләп үстергән бабасына Рәхмәт хаты килә.

«23626 нчы гаскәри часть командованиесе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә лаеклы солдат тәрбияләп үстергән өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә олы рәхмәтебезне белдереп, Абделрәхимнең хәрби бурычын үрнәк үтәве, корал белән оста эш итә белүе, тырышлык һәм профессиональлек күрсәтүе турында әйтәсебез килә. Хезмәттәшләре арасында абруй казанды. Ул – югары әхлакый сыйфатлар, гаскәри туганлыкка, бурычка һәм намуска тугрылык үрнәге», диелгән хатта.

Шушы көннәрдә Абделрәхим хезмәттән кайтты.

 

Фото: © «Авыл таңнары»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100