news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда өлкәннәр көненә багышланган ярминкә булды

Аксубайда өлкәннәр көненә багышланган ярминкә булды
"Авыл таңнары"

Аксубайның мәдәният йорты каршындагы мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртәдән үк мәйдан янында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермер хуҗалыкларының ашлык культуралары, печән төялгән автомобильләре җыелды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Алар артыннан мәктәпләр, балалар бакчалары вәкилләре, эшмәкәрләр, шәхси эшмәкәрләр килде. Сәгать сигездә монда инде сәүдә гөрли иде. Мәгариф учреждениеләренең сәүдә рәтләре, берсе икенчесеннән матуррак итеп бизәлгән иде.

Ярминкә мәйданын район башлыгы Камил Гыйльманов әйләнеп чыкты, ассортимент белән кызыксынды, сәүдә нокталарында сатучылар, сатып алучылар белән аралашты.

«Сәүдә оештырган өчен бик зур рәхмәт. Үзеңнекеләрдән сатып алу рәхәтрәк, районда үстерелгән продукциянең сыйфатлы, яхшы булуын беләсең», – диде өлкәннәр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район үзәгенең 23 мәктәбе һәм биш балалар бакчасы катнашты. Алар артып калган яшелчәләр белән сату итте, шуның белән ярминкәдән кергән акчаны үз ихтыяҗлары өчен кулланырга мөмкинлек алды. 3 нче мәктәпнең сәүдә ноктасы янында пенсионерларны пылау, кайнар чәй белән сыйладылар. Шулай ук кайбер мәктәпләр коймак, бәлешләрдән авыз итәргә, чәй белән сыйланырга тәкъдим итте.

Ярминкәдә катнашучыларның кәефе күтәренке иде, мәйданда музыка, өлкән буын кешеләренә карата игелекле хезмәтләре өчен котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100