news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда махсус хәрби операция героена истәлек тактасы ачылды

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Андрей Влодарчик истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Ул Аксубайның 2нче урта мәктәбен тәмамлаган булган. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

«Элеккеге укучыбыз Андрей Влодарчик мәктәп педагоглары һәм укучылары өчен горурлык, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып тора», – диде чараны алып баручылар.

«Бүген без мәктәп диварларында каһарманыбызны хөрмәтләп искә алабызАндрей без укысын, эшләсен һәм балалар тәрбияләсен өчен Ватан сагына басты. Без аны һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган игелекле укучы, ышанычлы иптәш буларак беләбез. Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә озак сакланыр, геройга мәңгелек дан», – диде үз чыгышында мәктәп директоры Энҗе Туктарова.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәлак булган хәрбинең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Тантанада Россия Герое, махсус хәрби операция катнашучысы Рәсим Баксиков та чыгыш ясады.

«Истәлек тактасы – ул герой турындагы хәтерне мәңгеләштерүгә таба бер адым. Без үз каһарманнарыбыз турында онытырга тиеш түгел. Мәктәпкә таба атлаганда, уңга борылыгыз һәм бу кешеләрнең исемнәрен укыгыз. Бу сезнең традициягә әйләнергә тиеш», – диде ул.

Истәлек тактасын ачу тантанасында генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Раушан Даутов та чыгыш ясады.

Геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Истәлек тактасы өстеннән ак япма салдырылды һәм обелиск итәгенә чәчәкләр ятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100