news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Май чабу бәйрәме курчаклары бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләделәр

Аксубайда Май чабу бәйрәме курчаклары бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләделәр
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубайның үзәк мәйданында «Май чабу бәйрәме күңел ачулары» театральләштерелгән бәйрәме кысаларында «Май чабу курчаклары» бәйгесе узды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Бу көнне мәйданда төрле материаллардан ясалган, төрле бизәкле күлмәкләр кигән курчаклар урын алды. Бәйгедә районның 16 оешмасы катнашты. Жюри һәр эшне лаеклы бәяләде. Май чабу курчаклары авторларын сәхнәдә бәйрәмнең тантаналы өлеше вакытында бүләкләделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Кояшкай» балалар бакчасы һәм Аксубайның 2нче мәктәбе лаек булды. Өченче урынны жюри «Ләйсән» балалар бакчасына һәм «Нежность» оешмасына бирде.

Әзерләнгән эшләнмәнең үзенчәлеклелеге өчен Мактау грамоталары Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасына, Яңа Аксубай башлангыч мәктәбенә, Кәкре Күл, Яңа Тимошкино, Чуаш Енорускиносы, Карасу төп мәктәпләренә, Иске Ильдеряк, Иске Мокшино урта мәктәпләренә, Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәпкә, «Колобок» балалар бакчасына тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot