news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда контракт белән хезмәт буенча мәгълүмати мәйданчык оештырдылар

Бүген Аксубайның үзәк паркында контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен «ВСЕ СВОИ» пикеты оештырылды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Ул иртәнге сәгать уннан эшли башланды. Бирегә Ватанга контракт нигезендә хезмәт итү белән кызыксынган барлык кеше килә алды. Хәрби комиссариат вәкилләре аларга хезмәт үтү шартлары турында тулы мәгълүмат бирде. Шулай ук бу мәйданчыкта көн дәвамында махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында язылган листовкалар һәм буклетлар тараттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot