Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда изге Феодосий Тотемский чиркәвен изгеләндерүнең 30 еллыгы билгеләп үтелде
Аксубайда изге Феодосий Тотемский чиркәвен изгеләндерүнең 30 еллыгы билгеләп үтелде. Юбилей уңаеннан бәйрәм шатлыгын гыйбадәтханә кешеләре белән бергә Владыка Пахомий да бүлеште. Бу хакта «Авыл таңнары» яыза.
Чистай һәм Түбән Кама Епископы чиркәүдә бәйрәм гыйбадәтен башкарды. Гыйбадәт кылыр алдыннан аны мәхәлләнең чиркәү советында катнашучылары сәламләде, алар Аллаһ йортын кайгырту таләбе белән уртаклашты.
Якшәмбе көнне бәйрәм гыйбадәтендә бистәдә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан, күрше районнардан һәм шәһәрләрдән, шул исәптән Самара, Казан, Түбән Кама һәм хәтта Мәскәүдән кайтучылар да катнашты. Бәйрәм литургиясе ике чиркәү хоры башкаруындагы чыгыш белән үрелеп барды. Бу көнне мәхәлләнең күп кенә хезмәткәрләре архиерей бүләкләренә лаек булды.
Дистәләгән мәхәллә кешесе изге гыйбадәт кылуда катнашып, Владыка Пахомийдән фатиха алуга иреште. Чиркәүдә гаҗәеп шатлык мохите хөкем сөрде. Гыйбадәт кылуда балалар һәм яшьләр дә күп катнашты.
Безнең белешмә: Православие мәхәлләсе Аксубайда 1749 елда барлыкка килә, Троицкий чиркәве дә шул вакытта төзелә. 1800 елда аның өр-яңа бинасы төзелеп бетә. Аңа Феодосий Тотемский исеме бирелә. ХХ гасырның 30нчы еллары башында Троицкий соборын җимерәләр.
1991 елда дин әһелләре инициативасы белән һәм Аксубай районы җитәкчеләре ярдәме белән изге Феодосий Тотемскийга багышланган гыйбадәтханә төзелеше башлана. 30 ел элек – 1994 елда – аны изгеләндерәләр.
Гыйбадәт кылудан соң мәхәллә кешеләрен һәм чиркәү кунакларын район мәдәният йортында бәйрәм концертына чакырдылар. Районның православие динен тотучыларын әһәмиятле вакыйга белән Владыка Пахомий, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз