Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Җиңү кроссы була
9 майда Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Кәкре Күл авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә багышланган ХХХХVI җиңел атлетика йөгереше узачак. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Кросста катнашу өчен 12 яшь категориясе билгеләнгән. 17 яшькә кадәрге катнашучыларга табиб рөхсәте булырга, 18 яшь һәм өлкәнрәк спортчыларның табиб рөхсәте булырга һәм ярышларда катнашкан вакытта үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылык турында шәхси имза куелырга тиеш. Гаризаларны 2-80-06 телефон номеры буенча, табиб рөхсәте белән исемле гаризаларны ярышлар узачак көндә бирергә мөмкин.
Барлык катнашучылар өчен гомуми старт Ленин мәйданында бирелә, арадаш финиш Аксубай техникумы булачак.
1 чакрым дистанциядә төп старт – Кәкре Күл авылы күпереннән; 3 километрлы дистанциядә төп старт – Аксубай – Нурлат автомобиль юлы чатыннан; 14,7 километрлы дистанциядә төп старт Аксубай мәйданында биреләчәк, барлык дистанцияләр өчен финиш – Кәкре Күл авылы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янында.
Оештыру комитеты программасы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан стартта катнашуга теркәлү – 9:00 сәгатьтән 9:50 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз