Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда гер күтәрү ярышлары узды
Аксубайның «Юность» спорт залында оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре арасында район Спартакиадасы кысаларында гер күтәрү буенча ярышлар узды. Бу хакта «Аксубай» сайты хәбәр итә.
Районның иң яхшы спортчылары үз көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәтте. Көрәш киеренке барды.
Ир-атлар арасында иң югары нәтиҗәгә Рәис Бикушев иреште. Ул 24 килограммлы герне 89 тапкыр күтәрде! Икенче урынны – Айрат Шәрифуллин, өченче нәтиҗәне Максим Казаков яулады.
Спортчыларның нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы зачетына кертеләчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз