news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда генерал-майор беренче укытучысы турындагы истәлекләре белән уртаклашты

Аксубайда генерал-майор беренче укытучысы турындагы истәлекләре белән уртаклашты
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай мәктәбе укучылары Үзәк хәрби округы инспекторы белән очрашты. Очрашу Аксубайның 1 мәктәбендә «Сыйныф очрашулары» Бөтенроссия проекты кысаларында узды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Анатолий Петрович Молоствов үз гомерендәге беренче дәрес, укытучы һәм мәктәп белән беренче танышу турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Офицер башта Югары хәрби училищеда, аннары Хәрби академиядә уку елларына да тукталды.

Кунак билгеләп үткәнчә, һәр укытучы аның язмышында үзенең кабатланмас эзен калдырган.

«Укытучыларыгызны саклагыз. Еллар узгач сез алар турында рәхмәт хисләре белән искә алырсыз», – диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп.

news_right_1
news_right_2
news_bot