news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда эш урыннары ярминкәсе булды

Аксубайда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы эш урыннары ярминкәсе узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Мәшгульлек үзәгенә буш эш урыннары булган район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләрен чакырдылар.

Вакансияләр ярминкәсендә унбер эш бирүче катнашты. 95 эшсез граждан бу көнне Мәшгульлек үзәгендә булды, эш бирүчеләр белән очрашты, хезмәт шартлары турында белде. 85 гариза бирүче тәкъдимнәр белән кызыксынды һәм эшкә юллама алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot