Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Чигү күргәзмәсе белән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачтылар
Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Халык мәдәнияте чыганакларына» дип аталган чигү күргәзмәсе ачылды.
Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Куштукова кунакларга чуваш, рус һәм татар чигүләренең үрнәкләрен тәкъдим итте. Алар барысы да район осталары кулы белән чигелгән. Кайбер экспонатларга 100 елдан артык. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Хатын-кызның осталыгы буыннан-буынга, әбисеннән алып оныгына һ. б. тапшырыла.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле һәм «Шәфкатьлелек берлеге» кашык белән көй чыгару ансамбле катнашты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз