news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда беренче тапкыр тавыш бирүче Айгөл Алмакаева: Бөтен ил өчен бик мөһим эш

Аксубайда беренче тапкыр тавыш бирүче Айгөл Алмакаева: Бөтен ил өчен бик мөһим эш
Фото: "Аксубай" газетасы

Аксубай районында беренче тапкыр сайлауда катнашучы 232 гражданин теркәлгән. Участок сайлау комиссияләре яшь сайлаучыларга аерым игътибар бирә: аларны җылы каршы алалар, фатихалы сүзләр әйтәләр һәм, бу көн озакка хәтердә калсын өчен, истәлекле бүләкләр тапшыралар. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Бүген үзенең гражданлык бурычын беренче тапкыр үтәүчеләр арасында Айгөл Алмакаева да бар. Аны 573нче участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Хәмитшина котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Мин, әлбәттә, дулкынланам, сайлауларда беренче тапкыр катнашам. Ләкин миңа, булачак юристка бик кызык. Бөтен ил өчен бу бик мөһим эш, һәм анда минем тавыш исәпкә алыначак. Киләчәкнең чыннан да үзебездән торуын аңлый башлыйсың», дип сөйләгән Айгөл.

Айгөл – 3нче Аксубай мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Хәзер ул Казан университетының юридик факультеты студенты.

Ул үзләрен күп еллар тәртип саклау органнарында хезмәт итүгә багышлаган әти-әнисе – Эльза Николаевна һәм Илгиз Ислян улы сукмагыннан китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot