news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге җитәкчесен бүләкләделәр

Аксубайда балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге җитәкчесен бүләкләделәр
Фото: http://aksubayevo.ru/

Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында Аксубайда балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге җитәкчесе Галина Сруртдинова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Ул балаларны һәрьяклап гармонияле үстерү учреждениесенең уңышлы эшчәнлеген оештырган өчен билгеләп үтелде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Учреждениенең элеккеге директоры балаларның һөнәри үзбилгеләнүе һәм иҗади хезмәте өчен шартлар тудыруга һәм аларның уртак мәдәниятен формалаштыруга зур өлеш кертте.

Мондый эшнең нәтиҗәсе булып мәктәп тәрбияләнүчеләренең төрле дәрәҗәдәге музыкаль һәм бию, шулай ук сәнгать иҗаты бәйгеләрендә казанышлары тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot