Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда агачка уеп бизәк төшерү дәресләре узды
Ноябрь аенда Аксубайда «Агач эше буенча оста» халык һөнәрләре иҗат остаханәсендә дәресләр узды. Бу хакта «Аксубай» сайты хәбәр итә.
Чаралар тәҗрибәле рәссам-скульптор Андрей Бикмуллин җитәкчелегендә Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырылды.
Проектта катнашучылар зур кызыксыну белән агач үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм аны заманча профессиональ кул коралларын кулланып эшкәртү ысулларын үзләштерүне дәвам итәләр. Остаз җитәкчелегендә укучылар төрле техникаларны кулланып һәм алдан әзерләнгән эскизлар ярдәмендә төрле эшләнмәләр ясадылар.
Остаханәдә дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькәчә уза. Проектның төп бурычы – агачка уеп бизәк төшерү дәресләрен оештыру юлы белән район яшьләре һәм укучылар арасында халык һөнәрләрен популярлаштыруга ярдәм итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз