Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда абсолют Сабан туе батырының парадта катнашкан мотоциклы хәрбиләргә җибәреләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Сабан туе батыры Айдар Гайнуллин Аксубай районы волонтерларына «Урал» мотоциклын тапшырды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
«Айдар Гайнуллин – Аксубай Сабан туеның сигез тапкыр җиңелмәс батыры. Бу мотоцикл аңа приз буларак тапшырылган булган, ул аны 90нчы елларда батыр буларак алган. Күптән түгел ул миңа шалтыратты һәм аны махсус хәрби операциягә алып китәргә тәкъдим итте, ул әле хәрбиләргә хезмәт итәчәк, дип билгеләп үтте», – дип сөйләде волонтер Флен Зәйнуллин.
Айдар Гайнуллин хәзерге вакытта Казанда яши, ә менә тимер аты озак еллар Шәрбәндә әти-әнисе йорты гаражында торган.
Мотоцикл ремонт таләп иткән. Запас частьләр белән ярдәм итү үтенеченә Иске Тимошкино авылыннан Александр Шуркин, Иске Ибрай авылыннан әтиле-уллы Альберт һәм Айрат Сафиуллиннар уңай җавап биргән. Ремонт эшенә Алексей Дмитриев һәм Виталий Низамаев алынган, яшьләр Самат Сруртдинов һәм Зөлфәт Мәхмүтов та булышкан.
Ә 9 майда яңартылган «Урал» Җиңү байрагы астында раритет техника парадын җитәкләп, район үзәгенең төп мәйданы, аннары Аксубай урамнары буйлап узды.
«Якын арада Сабан туе абсолют батырыннан мотоцикл безнең хәрбиләргә, Җиңүне якынайту өчен, Курск юнәлешенә тапшырылачак. Кайчандыр бит инде ул спортта җиңү өчен тапшырылган булган», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз