news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда 3 млрд сумга сөт заводын кире торгызырга җыеналар

Аксубай районы авыл хуҗалыгы тармагын саклап кала һәм монда үсешнең төп юнәлеше сөт эшкәртү булырга мөмкин. Бу хакта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы белән уздырылган «Муниципаль сәгать»тә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Миңнегулов сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Бу тармакта иң зур проектларның берсе Аксубай сөт заводын модернизацияләү булырга мөмкин. Аның эшчәнлеге 2022 елда туктатылган. Хәзер аны кире торгызуга «Вамин Татарстан» компаниясе алынган.

Проект моцарелла төркеменә караган йомшак сырлар җитештерүне күздә тота. Җитештерү куәте көненә – 600 тонна. Инвестицияләр этаплап бүленәчәк: сыр җитештерүне башлап җибәрер өчен – 2 млрд, ә сөт сывороткасы эшкәртү линиясе төзелешенә тагын 1 млрд сум.

«Вамин Татарстан» компаниясе җитәкчесе Минтимер Минһаҗев белән очрашулар булды. Модернизация концепциясен эшләү турында килешү бар. Проект эшләнү стадиясендә, әмма ул район икътисады өчен гаять мөһим», – диде Алмаз Миңнегулов.

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина фикеренчә, нәкъ менә эшкәртү территория үсешенә көчле этәргеч бирергә сәләтле.

«Районда сөт күп. Май нишасы биләп алынган, ә сырныкы буш. Бу яхшы мөмкинлек», – диде ул. Агротармакка зур инвестицияләр – «Чистополье» холдингыннан 1,2 млрд сум һәм «Волга-Селекта» җәмгыятеннән 630 млн сум ярдәмендә сөт заводын кире торгызу проекты тулаем муниципалитет үсеше өчен әһәмиятле нокта булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot