news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай яшүсмере Санкт-Петербург беренчелегендә иң яхшы самбочы булды

Аксубай яшүсмере Санкт-Петербург беренчелегендә иң яхшы самбочы булды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Санкт-Петербург беренчелегендә 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында самбо буенча ярышларда Аксубай яшүсмере Адель Садыйков беренче урынны яулады. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Келәмгә Санкт-Петербургның спорт учреждениеләрендә тәрбияләнүче иң яхшы спортчылар чыкты. Иң яхшы исеме өчен якташыбыз – Хәрби физик культура институтының беренче курс студенты Адель Садыйков та көрәште. Үз авырлык категориясендәге спортчылар арасында ул алтын медаль яулады. Бу җиңү Адель өчен Россия беренчелегендә катнашуга юл ачты – ул әлеге шәһәр өчен чыгыш ясаячак.

«Әйе, көрәш җиңел булмады. Көндәшләр нык көчле, җитез иделәр. Әмма мин аларны җиңә алдым. Җиңәчәкмен дигән ышаныч бар иде», – дип сөйләде ул.

Миңа җиңү яуларга әти-әниемнең, якыннарымның, дусларымның ярдәме һәм Россия беренчелегенә бару теләге ярдәм итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100